(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Иртәгә, 14 ноябрьдә, Вахитов һәм Совет районнарының кайбер йортларында ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Таҗи Гыйззәт, 15,19;
8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Калинин ур., 10,12,19,37,69;
14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Нариманов ур., 13;
13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Ветеринария ур., 6, Товарищеская ур., 5, Шмидт ур., 29, 31, 33.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районында Җиләкле һәм Ореховая урамнарында урнашкан йортларда ут бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.