Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2018, 12:46

14 ноябрьдә Казанда WorldSkills төбәк чемпионаты ачыла

Ярышларда җиңүчеләр чемпионатның бөтенроссия этабында катнашу өчен республика җыелмасына керәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Ксения Швецова). 14 ноябрьдә Казанда WorldSkills чемпионатының төбәк этабы старт ала, ул республиканың 38 мәйданчыгында узачак. Анда 2 мең конкурсант һәм эксперт катнашачак. Беренче тапкыр ярышларда 12 яшьтән башлап юниорлар катнаша. Этап нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы оештырылачак, ул милли чемпионатта җиңү өчен көрәшәчәк. Соңрак, Россия командасы 2019 елда узачак WorldSkills чемпионатында ил данын яклаячак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, ярышлар 136 компетенция буенча узачак. 83 компетенциядә 16-22 яшҗлек белгечләр катнаша, беренче тапкыр 53 компетенциядә 16 яшькә кадәрге конкурсантлар да катнашачак. 4 юнәлеш буенча 12-14 яшьлек балалар өчен ярышлар оештырылачак.

Чемпионат республикада 38 мәйданчыкта узачак: Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Бөгелмә, Тәтеш, Сарман һ.б.

Казанда ярышлар “Казан ЭКСПО” күргәзмә үзәгендә узачак – биредә 18 компетенция буенча ярышлар үтәчәк. 11 компетенция буенча – төзелеш колледжында, 17 компетенция – казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында.

Ярышларны 136 эксперт бәяли, аларның 26-сы башка төбәкләрдән киләчәкләр. Катнашучылар һәм экспертлар Универсиада авылы территориясендә яшәячәкләр.

“Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы формалашачак, март-апрель айларында финалда катнашу өчен сайлау ярышлары узачак. Милли чемпионат финалы 20-24 майда узачак, анда дөнья чемпионатының барлык шартлары билгеле булачак. ДЧ 2019 елның 22-27 августында узачак”, - дип искәртте Э.Гобәйдуллин.

Ачылу тантанасы 14 ноябрьдә узачак. 14 һәм 16 ноябрьдә ярышлар 75 төп һзм 28 юниор компетенцияләре буенча узачак, 21 һәм 23 ноябрьдә – 4 зөрлар һәм 13 юниор юнәлеше буенча. Ярышлар нәтиҗәләре һәм чемпионат ябылу тантанасы 17 ноябрьдә узачак.

Барлык яңалыклар