В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр 7-нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). 14 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә 7-нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең актлар залында “Инсультны кисәт” пациентлар мәктәбе узачак.
Барлык теләүчеләр өчен сырхауханә һәм КДМУ неврология һәм реабилитация кафедрасы белгечләре инсультны кисәтү, реабилитация һәм мидәге кан әйләнеше бозылуны икенчел кисәтү турында сөйләячәкләр.
Мәктәпкә килүчеләр шулай ук авыруның беренче билгеләрен күзәткәндә гамәлләр алгоритмы турында беләчәкләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.