Республикада COVID-19-дан 546 мең 139 кеше вакцина ясаткан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Татарстанда COVID-19 авыруының 38 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5-се читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, 21-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 14 кеше Казанда яши, 16 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Түбән Кама районында, икесе –Алабуга районында, берәр кеше – Актаныш, Зәй һәм Кайбыч районнарында.
1-нче июльгә Татарстанда 22 мең 474 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 216 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 34 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 546 мең 139 кеше вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш – 13 мең 245), шуларның 382 мең 697-се икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 543 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 538 мең 142 кеше авырган, 5 млн 17 мең 321 кеше сәламәтләнгән, 135 мең 886 кеше үлгән.