В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада коронавирустан 239 меңнән артык кеше прививка ясаткан.
Фото: АДенис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Татарстанда 35 яңа СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кертелгән, 33-е контактлылар. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 17-се өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 14 кеше Казанда яши, 4 кеше – Лениногорск районында, икешәр кеше – Яр Чаллыда, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Сарман районнарында, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Спас районнарында.
28-нче апрельгә Татарстанда 20 мең 379 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 455 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 43 – узган тәүлектә.
Республикада коронавирустан 239 мең 13 кеше прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 4960 кеше), шуларның 151 мең 259-ы икенче дозага вакцина алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә коронавирус белән авыруның 7848 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 787 мең 273 кеше авырган, 4 млн 411 мең 98 кеше сәламәтләнгән, 109 мең 367 кеше үлгән.