В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пандемиянең бөтен чорында республикада 5356 кеше савыккан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 авыруының 27 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, 26-сы авырулар белән элемтәдән соң барлыкка килгән. 8 кеше хастаханәгә озатылган, 19-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 10 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
14 кеше – Казанда, 2-шәр кеше – Яр Чаллыда, Әлмәт, Кукмара һәм Саба районнарында, берәр кеше – Алексеевск, Бөгелмә, Яшел Үзән, Сарман һәм Чистай районнарында яши.
1-нче сентябрьгә Татарстанда 6536 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 5356 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 59 кеше, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 4729 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 1 млн 48 кешедә ковид расланган, 815 мең 705 кеше сәламәтләнгән, 17 мең 299 кеше үлгән.