В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су бетерелү насос станциясендә ремонт эшләре башкаруга бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 14-нче майда Казанның Авиатөзелеш районында су булмаячак. Су белән тәэмин итү 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатыла: Лукин урамы, 8, 12, 14, 16, 17, 18, 20, Симонов ур., 3 (20-нче номерлы балалар бакчасы), 11а (9-нчы номерлы балалар бакчасы).
Су бетерелү насос станциясендә ремонт эшләре башкаруга бәйле, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Су тутырылган автоцистерналар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен), мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, халыктан кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.