Көндез һава +20 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Денис Гордийко
Киләсе төндә Татарстан башкаласында аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек урыннарда явым-төшемсез булачак. Синоптиклар көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк дип фаразлый. Һаваның минималь температурасы +6 дан +8 градуска кадәр булачак.
Шимбә көндез болытлы һава торышы саклана, бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә, тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр җитәчәк, көндез 18-20 градуска кадәр җылы булачак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез һәм кичен аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Төнлә көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, көндез һәм кичен – көчле, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр, төнлә һава температурасы +3-8 градуска кадәр, көндез +16-21 градус җылы булачак.
15 нче һәм 16 нчы майда Татарстанда яңгырлы һава торышы саклана, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.