Төнлә һава температурасы 6 градустан 8 градуска кадәр салкын булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Иртәгә, 14-нче мартта, Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм көндез кар явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 6 градустан 8 градуска кадәр салкын булачак, көндез – +1дән минус 1 градуска кадәр. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча күпчелек районнарда кар көтелә, республика көнбатышында урыны белән күп кар явачак, көндез – азрак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы 4-тән 9 градуска кадәр салкын булачак, аязган вакытта – минус 13 градуска кадәр, көндез – минус 4-тән +1 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.