В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның яшь гаиләләренә торак сатып алуга дәүләт ярдәмен ничек алырга икәнлеге турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). 14 нче мартта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТР яшьләренә торак» темасына туры эфир узачак.
Туры эфирда яшь гаиләләргә торак сатып алуга дәүләт ярдәмен – инде 2024 елда торак бәясенең 30% -35% күләмендә түләүсез субсидияне ничек алырга, шулай ук бүгенге көндә Татарстанда нинди социаль ярдәм чаралары күрсәтелүе турында сөйләячәкләр. Тыңлаучылар чатта сораулар бирә алачак.
Трансляция 17:00 сәгатьтә башлана, ул 18:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аңа сылтама буенча тоташырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.