Төнлә республиканың аерым районнарында минус 1 градуска кадәр кырау булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). 14-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
Төньяк-көнбатыштан талгын җил, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 3-5 градус, көндез 13-15 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, ә көндез һәм кич Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез һәм төнлә көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 2-дән 7 градуска кадәр тирбәләчәк, урыны белән минус 1 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 14-19 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.