Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Иртәгә, 14-нче июльдә, Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итүне вакытлыча өзәләр. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Су 14-нче июльнең 9.00 сәгатеннән 15-нче июльнең 6.00 сәгатенә кадәр Восстание урамы, 86, 86а, 86/1, 87, 87а, 89, 91, 92, 92а, 93, 93а, 99а (балалар үзәге), 100, 100-нең барлык корпуслары, 102, 102 корпус 1, 102а, 102в, 102г, 102е, 104, 104а, 104г, 104к., 106, 106 корпус 1, 106/1, 108, 108а, 108б, 108д, 111, 111 корпус 1, 115а, 115а/1, 115а/2, 117, 119 (кунакханә), 121. Шулай ук су Окольная урамы, 17а, 17б, 17в, 17 (279-нчы балалар бакчасы), Шамил Усманов урамы, 37, 37а (222-нче балалар бакчасы) адреслары буенча булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.