Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2019, 15:50

14 һәм 15 декабрьдә Казанда Кышкы китап фестивале узачак

Анда бөтен Россиядән 60-тан артык нәшрият катнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). 14-нче һәм 15-нче декабрьдә Казанның «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә Кышкы китап фестивале узачак. Анда бөтен Россиядән 60-тан артык нәшрият катнашачак. Шәһәр халкы яңа китап сатып ала, лекцияләрдә, мастер-классларда һәм язучылар белән очрашуларда була алачак. Төп тема - сәнгатьнең иң мөһим ике төре булган әдәбият һәм музыканың кисешү идеясе.

Фестиваль берничә блокка бүленәчәк. Аерым мәйданчыкта ярминкә узачак, анда бөтен Россиядән 60 бәйсез гуманитар һәм балалар нәшрияте тәкъдим ителәчәк, алар масс-маркеттан читтә торалар. Алар китапларны нәшрият бәяләре буенча тәкъдим итәчәкләр, шул исәптән Казанда беренче тапкыр пәйда булачак яңа китаплар белән таныштырачаклар.

Ярминкәдән тыш аерым мәйданчыкларда лекцияләр, иҗади очрашулар, мастер-класслар узачак. Быел оештыручылар музыкага басым ясарга ниятли – казанлылар танылган язучылар, музыкантлар, музыкаль журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр, галимнәр һәм башка мәдәният эшлеклеләре белән очраша алачак.

Гадәттәгечә, фестивальгә килүчеләрне бөтен гаилә өчен бай эчтәлекле чаралар программасы көтә: балалар һәм ата-аналар Россия нәшриятлары, балалар һәм яшүсмерләр белән эшли торган әйдәп баручы Казан оешмалары белән берничә мәйданчыкта була алачак.

14-нче декабрь фестиваль 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 15-нче декабрь 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Смена» Заманча мәдәният үзәге. Тулы программа, лекцияләр җәдвәле, шулай ук һәр блок турында мәгълүмат соңрак сайтта барлыкка киләчәк.

Барлык яңалыклар