Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2020, 11:25

14 февральдә Казанда «Ихлас донорлардан» кан җыю акциясе узачак

Аңа 18 яшьтән 45 яшькә кадәр булган барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). 14-нче февральдә, Изге Вәли көнендә, Республика кан үзәгендә «Ихлас донорлардан» дигән хәйрия акциясе узачак. Аңа 18 яшьтән 45 яшькә кадәр булган барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Донорлар өчен бу көнне бәйрәм үткәрәчәкләр - аларны бүләкләр һәм фотосессия көтә. Моннан тыш, барлык теләүчеләр Казан хастаханәләренең пациентлары өчен валентинкаларга кул куя алачак.

Шулай ук акциядә сөяк мие донорлары регистрына керү өчен тукымаларның ярашлыгын тикшерү өчен кан тапшырырга мөмкин булачак.

«Быел «Ихлас донорлардан» акциясе безнең шәһәрдә икенче тапкыр узачак, - дип сөйләде «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев. – Узган ел анда 191 кеше катнашты, алар 97 литр кан тапшырдылар».

Акциядә катнашучылар кимендә 50 кг авырлыкта булырга һәм кан бирү өчен тискәре күрсәткечләргә ия булмаска тиеш. Донорлыкка туры килмәүнең төрле сәбәпләре булырга мөмкин. ОРВИ, грипп һәм ангина белән чирләгәннән соң – 1 ай, тешне алдырганнан соң – 10 көн, бала тапканнан соң – 1 ел, операциядән соң 6 айдан 1 елга кадәр вакыт узарга тиеш.

Акция Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) 8.00-дән 12.00-гә кадәр оештырыла. Донорларга үзләре белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк. Акциягә сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Оештыручысы - DonorSearch.org проекты белән бергә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы. Хәйрия чарасы Президент грантлары фонды ярдәме белән үткәрелә.

Барлык яңалыклар