Шугалакта бәйрәм программасы 18.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 14-нче февральдә «Черек күл» паркындагы шугалакта Гашыйклар көнен билгеләп үтәчәкләр. Килүчеләр өчен тере музыка, саксофончы чыгышы һәм диджей-сетлы бәйрәм программасы әзерләнгән.
Шугалакта бәйрәм программасы 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, паркта шугалак һәм тимераякларны прокатка алу эш көннәрендә 13.00-дән 22.00-гә кадәр эшли. Тимераяклар 21.00 сәгатькә кадәр бирелә, техник тәнәфес – 15.00-дән 15.45-кә кадәр.