«Культторг»та йога, дизайн, нумерология файдасы турында лекцияләр үткәрү планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). 14-нче декабрьдә Казанда чираттагы «КультТорг» экомаркеты оештырыла. Шәһәр халкы монда кызыклы китаплар таба, лекцияләр тыңлый һәм мастер-классларга кушыла ала.
Шулай итеп, ярминкәдә экосумка, авоська, экокапчыклар, күп тапкыр кулланыла торган бахиллалар, бамбуклы теш щеткалары, термослар һәм термокружкалар, күп тапкыр кулланыла торган подгузниклар, джут губкалар һ.б. сатып алырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, «Культторг»та йога, дизайн, нумерология файдасы турында лекцияләр үткәрү планлаштырылган. Шулай ук катнашучылар каллиграфия ярдәмендә открыткалар ясау, табигый материаллардан элмә такталар ясау, теләк картасын төзү буенча мастер-классларда катнаша алачак.
Әлеге чара «Маяковский» иҗат киңлегендә 14-нче декабрьдә 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак дип планлаштырыла, дип хәбәр итә «ЭкоЛогично» волонтерлык хәрәкәте.