В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең Вахитов, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан кайбер йортлар утсыз калачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Иртәгә, 14-нче августта, Казанның Вахитов, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча электр энергиясе өзеләчәк.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Касаткин урамы буенча урнашкан 25-нче номерлы йортта ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында урнашкан түбәндәге йортларда электр утын өзеп торачаклар: Блюхер ур., 9, Волгоград ур., 18, Восход ур., 2, 5, Ибраһимов ур., 32/20, 61, 61а, 63, 65, 67, 69, 71, 83а, 85, 87, 89, Короленко ур., 11, 13, 19, 21, 23, Шамил Усманов ур., 11а, 11б, 11в, Черноморск ур., 3, 5, 9, Энергетиклар ур., 12, Ямашев пр., 9, 11 к.1, 11 к.2, 15/1, 15/2, 17, 17/1, 17/2.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районында түбәндәге адреслар буенча яшәүчеләр утсыз калачак: Әбсәләмов ур., 18, Меридиан ур., 7, 9, 30, Мусин ур., 21, 23, Четаев ур., 39, 41, Чистай ур., 15, 17, 19, 45, Ямашев пр., 43, 45.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында ут булмаячак: Авангард ур., 88, 90/48, Габишев ур., 4, 6, 8, 10, Рихард Зорге ур., 89, 93, 95, Аркылы-Авангард ур., 9, .Южно-Промышленная ур., 1/77а.
Шул ук вакыт аралыгында Борисково бистәсенең 2 нче Түбән Кама, Башкорт, Түбән Кама, Пожарная урамнары буенча урнашкан шәхси сектор йортларында утны сүндерәчәкләр.
Шулай ук 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел Буе районының Кукушкино бистәсендә Загородная, Кукушкино, Парник, Параллельно-Прогонная, Поперечно-Прогонная, Прогонная урамнарында яшәүчеләр дә утсыз калачак.
Моннан тыш, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мирный бистәсенең 5-нче Дәүләки, 5-нче Новосельская, 6-нчы Новосельская, 7-нче Новосельская, 8-нче Новосельская, 9-нчы Новосельская, 12-нче Новосельская, Аркылы-Дәүләки, Рубежная урамнарында электр уты булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге адрес буенча урнашкан йортында ут булмаячак: Латыш Укчылары ур., 8а.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.