Ветеринарлар бушлай бистә халкына консультация бирәчәкләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 14-нче августта этләрне вакцинацияләү һәм стерилизацияләү мобиль пункты Совет районы Константиновка бистәсенә юл тотачак. Теләгән һәркем үз хайваннарын ветеринарларга карауга китерә алачак.
Мобиль пунктта ветеринария табиблары тулы бер хезмәт күрсәтәчәк: шәһәрлеләр үз этләрен стеризацияләп һәм төрле инфекцияләрдән вакциналаштырып кына калмыйча, аларның ветеринария паспорты алу мөмкинлеге дә булачак. Хуҗаның теләге буенча хайванга чиплау үткәрәчәкләр яки колакка бирка эләчәкләр.
Кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр тере чират тәртибендә алып барылачак. Бистәдә яшәүчеләрне Интернациональ урамы, 24а адресы буенча көтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, бистәләргә мобиль пунктның чыгу графигы халыкның гаризалары буенча төзелә. Аларны Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.