В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобуслар Станцион Дербышки, Яңа Шигали, «Жиркомбинат» һәм «Дальние сады» тукталышларына, «Крутушка» һәм «Текстильщик» бакчачылык ширкәтләренә барачак.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). Иртәгәдән Казанда сезонлы бакчачылык маршрутлары яңадан эшли башлаячак. Автобуслар иң кирәкле алты юнәлеш буенча барачак: Станцион Дербышки, Яңа Шигали, «Жиркомбинат» һәм «Дальние сады» тукталышларына, «Крутушка» һәм «Текстильщик» бакчачылык ширкәтләренә кадәр.
Автобуслар көн саен түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк:
Автобуслар көн саен алты сезонлы маршрутта иң популяр юнәлешләр буенча йөриячәк:
39с номерлы «Ветеринария академиясе – Станцион Дербышки торак массивы» (эш көннәрендә – 7:50 дә, ял көннәрендә 7:45 тә йөри башлый);
41с номерлы «39 нчы квартал – «Крутушка» бакчачылык ширкәте» (6:00 дә йөри башлый);
92с номерлы «Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы – «Дальние сады» (6:00 дә йөри башлый);
101с номерлы «Горький шоссесы – «Текстильщик» бакчачылык ширкәте» (6:00 дә йөри башлый);
109с номерлы «Полет» кафесы – Яңа Шигали» (эш көннәрендә – 7:30 да, ял көннәрендә 7:00 дә йөри башлый);
111с номерлы «Җиңү Проспекты» метро станциясе – «Жиркомбинат» (6:00 дә йөри башлый).
Автобусларның тулы расписаниесе белән шәһәрнең транспорт сайтында танышырга мөмкин. Казан Транспорт комитетының кайнар линия телефоны: +7(843)275-30-50.
Исегезгә төшерәбез, традицион рәвештә автобуслар сезонлы бакчачылык маршрутлары буенча 30 нчы апрельдә йөри башлый, әмма җылы һава торышы урнашу сәбәпле, быел аларны иртәрәк эшләтеп җибәрергә карар ителде.