Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2019, 13:03

Казанның шәһәр төзелеше өлкәсендәге 138 проекты электрон иҗтимагый фикер алышулар узды

Казан Россия шәһәрләре арасында беренчеләрдән булып шәһәр төзелеше документларын электрон мәйданчыкта тикшерүгә күчте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казан Россия шәһәрләре арасында беренчеләрдән булып шәһәр төзелеше документларын электрон мәйданчыкта тикшерүгә күчте. Узган елның 30-нчы июненнән башлап, РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, Казан шәһәре Думасы халык алдында тыңлаулар һәм җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы яңа нигезләмәне раслады, 2019 елның мартына кадәр dispute.kzn.ru мәгълүмат системасында 138 проект буенча фикер алышу узды. Әлеге мәгълүматларны бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина җиткерде.

Иҗтимагый фикер алышулар территорияләрне планлаштыру һәм ызанлау, проектлаштыруның чик параметрларыннан, шартлы рәвештә рөхсәт ителгән куллану төрләреннән тайпылу һәм шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү буенча проектларга кагыла. «Җәмәгатьчелек белән фикер алышуга чыгарылган проектлар шәһәр халкында зур активлык уятты. Бу Губкин урамы буенча рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрларыннан тайпылу буенча проект, зур Казан боҗрасы линияле объект территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты, 33-нче хәрби шәһәрчек территориясен планлаштыру проекты», - дип билгеләде докладчы.

Шәһәр халкы актив үзләштерә торган мәйданчык берничә өстенлеккә ия: уңайлы вакытта дистанцион рәвештә катнашу, искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне өйдән җибәрү. Хәер, И.Дябилкина хәбәр иткәнчә, мәгълүмат ресурсын эшләтеп җибәргәндә бик күп дискуссияләр барлыкка килгән, сәбәбе - аналоглары булмауда. Әмма бүген сынау режимындагы эш төгәлләнеп килә. Шуның белән бергә, шәһәр халкы dispute.kzn.ru мәгълүмат ресурсына үзләренең тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җибәрергә, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә килергә һәм иҗтимагый фикер алышу журналында үз тәкъдимнәрен калдырырга, шулай ук Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә язмача мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы. «Идарә хезмәткәрләре теләгән кешеләргә компьютер бирергә һәм электрон ресурста эшләргә өйрәтергә әзер», - дип аңлатты Дябилкина.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.04.2019
Видеорепортаж
15.04.2019 11:30
Казан Башкарма комитетында Архитектура һәм шәһәр төзелешенең 2019 елга актуаль бурычлары турында сөйләделәр
Барлык яңалыклар

Казанның шәһәр төзелеше өлкәсендәге 138 проекты электрон иҗтимагый фикер алышулар узды

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казан Россия шәһәрләре арасында беренчеләрдән булып шәһәр төзелеше документларын электрон мәйданчыкта тикшерүгә күчте. Узган елның 30-нчы июненнән башлап, РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, Казан шәһәре Думасы халык алдында тыңлаулар һәм җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы яңа нигезләмәне раслады, 2019 елның мартына кадәр dispute.kzn.ru мәгълүмат системасында 138 проект буенча фикер алышу узды. Әлеге мәгълүматларны бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина җиткерде. </p> <p> Иҗтимагый фикер алышулар территорияләрне планлаштыру һәм ызанлау, проектлаштыруның чик параметрларыннан, шартлы рәвештә рөхсәт ителгән куллану төрләреннән тайпылу һәм шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү буенча проектларга кагыла. «Җәмәгатьчелек белән фикер алышуга чыгарылган проектлар шәһәр халкында зур активлык уятты. Бу Губкин урамы буенча рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрларыннан тайпылу буенча проект, зур Казан боҗрасы линияле объект территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты, 33-нче хәрби шәһәрчек территориясен планлаштыру проекты», - дип билгеләде докладчы. </p> <p> Шәһәр халкы актив үзләштерә торган мәйданчык берничә өстенлеккә ия: уңайлы вакытта дистанцион рәвештә катнашу, искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне өйдән җибәрү. Хәер, И.Дябилкина хәбәр иткәнчә, мәгълүмат ресурсын эшләтеп җибәргәндә бик күп дискуссияләр барлыкка килгән, сәбәбе - аналоглары булмауда. Әмма бүген сынау режимындагы эш төгәлләнеп килә. Шуның белән бергә, шәһәр халкы dispute.kzn.ru мәгълүмат ресурсына үзләренең тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җибәрергә, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә килергә һәм иҗтимагый фикер алышу журналында үз тәкъдимнәрен калдырырга, шулай ук Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә язмача мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы. «Идарә хезмәткәрләре теләгән кешеләргә компьютер бирергә һәм электрон ресурста эшләргә өйрәтергә әзер», - дип аңлатты Дябилкина. </p>