В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Онлайн-сораштыру 22 апрельдән 12 июньгә кадәр барды
2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннары һәм ишегалды территорияләрен сайлау өчен тавыш бирүдә Казанның 130 057 кешесе катнашты.
Быел тавыш бирү 22 апрельдән 12 июньгә кадәр барды. Көн саен (шимбә, якшәмбе һәм бәйрәмнәрне исәпкә алмыйча – 35 көн) анда 3,6 мең шәһәр кешесе катнашты. Җәмәгать мәйданын һәм ишегалдын киләсе елда төзекләндерү өчен 14 яшьтән өлкәнрәк халык сайлап ала алган. 18 яшькә кадәр тавыш биргән кешеләр арасында – 13 мең 671 кеше.
Тавыш бирүдә барлыгы 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды территориясе тәкъдим ителде. Алар арасында – 32 Казан паркы һәм скверы.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча парклар һәм скверлар лидерларының, шулай ук 2026 елда өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк ишегалларының исемлеге формалаштырылачак. Республика программасы буенча 10 ел эчендә Казанда 50 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде.