Турнирның финал уеннары 4-нче ноябрьдә Васильево бистәсендә УНИКС укыту-тренировка үзәге базасында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). 2-4-нче ноябрьдә Казанда коляскаларда баскетбол буенча бөтенроссия ачык турниры узачак. Ярышларда Санкт-Петербург, Казан, Чиләбе, Ижевск, Төмән, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән килгән 130 спортчы катнашачак.
Турнирны ачу 2-нче ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Васильево бистәсенең УНИКС кунакханә-спорт комплексында узачак.
Сайлап алу уеннары 2-нче ноябрьдән 3-нче ноябрьгә кадәр 8.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.
Турнирның 4-нче ноябрьдә узачак тантаналы ябылышында Казан һәм Яшел Үзән хореография һәм эстрада коллективлары катнашачак.