В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиздән 100 миләш һәм 30 алмагач шау чәчәккә күмелеп, шәһәргә ямь бирәчәк
Шушы көннәрдә Казанның Мәскәү һәм Киров районнарындагы юл кырыйларында яңа 130 агач барлыкка килде. Чистай һәм Вахитов урамнарында 100 миләш һәм 30 алмагач утырттылар, дип хәбәр итә районнарның матбугат хезмәте.
Агачларның әлеге төрләре җирле климатка җайлашкан һәм карап тотуда да кыенлыклар тудырмый. Киләсе язда агачлар шау чәчәккә күмелеп, шәһәребезгә ямь бирәчәк.
Әлеге агач төрләрен елның көз фасылында утырту яхшы. Бу вакытта алар яңа урынга тиз яраклашучан була һәм яхшырак тамырлана, дип аңлатты Мәскәү һәм Киров районнарының Тышкы төзекләндерү бүлеге башлыгы Сергей Козлов.
Элегрәк Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында «Лейка» проектының беренче сезоны тәмамлануы хакында хәбәр ителгән иде. Алдагы атналарда Коләхмәтов урамында урнашкан 18 һәм 22 нче йортларның ишегалларында куаклар һәм чәчәкләр утыртачаклар. Фрунзе урамындагы 15 нче, Воровский урамындагы 25 нче, Шоссе урамындагы 1 нче һәм Энергетиклар урамындагы 3 нче йортларның ишегалларындагы чәчәк бакчалары инде төзекләндерелгән.
«Лейка» үз бакчалары турында кайгыртучы һәм бакчаны профессиональ белгечләр белән бергә тагы да матурларга омтылучы шәһәр кешеләренә юнәлдерелгән. Проект СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» гранты ярдәме белән Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.