В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурс 9 номинация буенча узачак.
Фото: Марат Мугинов
Конкурс тугыз номинация буенча уздырыла: «Иң яхшы портье», «Иң яхшы җыештыручы», «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы ресторан менеджеры», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы кондитер», «Иң яхшы тревел-блогер». Катнашучыларның һөнәри осталык дәрәҗәсен көндезге этапта, импровизацияләнгән эш урыннарында бәяләячәкләр.
Конкурста катнашуга гаризалар 13-нче гыйнвардан 10-нчы февральгә кадәр Zakirovadel8713@gmail.com электрон почтасына яисә кәгазь форматта Кремль урамы, 11 адресы буенча кабул ителә. Гаризага түбәндәге документларны («Иң яхшы тревел-блогер» номинациясеннән тыш) беркетергә кирәк: кунакчыллык өлкәсенә караган оешмаларда эшләү урыныннан белешмә, белем турында диплом күчермәсе яисә уку урыныннан белешмә, оешма мөһере белән таныкланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе. Катнашучының теләге белән шулай ук грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары, бәяләмәләр, бүләкләр турында таныклыклар, шул исәптән Татарстан һәм Казан территориясендә һөнәри осталык конкурсларында катнашу турында да мәгълүмат бирергә мөмкин.
Блгеләп үтик, бәйгедә узган ел нәтиҗәләре буенча урыннар алган кешеләр катнаша алмый. Конкурска йомгак ясау апрель башына, ә җиңүчеләрне бүләкләү апрель ахырына планлаштырылган.