Ут бетеп тору планлы төзекләндерү һәм кисәтү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). Иртәгә, 13 сентябрьдә, Вахитов һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Пушкин ур., 3; Университет ур., 4. 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр – Подгорная ур., 2, 4, 6, 8, 10, 12, 19, 21, 23; Тихомирнов ур., 5, 7а. 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Нариманов ур., 98, 127; С.Садыйкова ур., 6, 35. 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Горький ур., 21; Мөштәри ур., 27.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Салмачи бистәсендә түбәндәге урамнарда ут бетеп торачак: 1-нче, 2-нче, 3-нче, 4-нче Зеленая, А.Алиш, Зеленая, Малая, Мир, Молодежная, Новая, Овражная, Сабантуй, Сәйдәш, Солнечная, Тигез, Тихая, Тукай, М.Фәйзи, Центральная, Юбилей, Цветной тыкрыгы.
Агымдагы атнага ут бетеп тору графигы KZN.RU порталында бастырылган.