Пункт бер сәгать эчендә 30-га кадәр кешене кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 13-нче сентябрь көнне Казанда икенче чималны эшкәртүгә җыю акциясе булачак. Мобиль пункт шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк, экология акциясендә катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк булачак.
Акциядә катнашучылар саны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча катгый рәвештә чикләнгән – пункт бер сәгать эчендә 30-га кадәр кешене кабул итә алачак.
Эшкәртүгә, 6 PS (полистирол) каты пластикадан һәм пластик уенчыклардан тыш, барлык төр фракцияләрне дә тапшырырга мөмкин булачак. Шәһәрлеләрдән сылтама буенча контейнерларның урнашуы, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырылган белешмә белән алдан танышуларын сорыйлар.
Катнашучылар битлекләрдә һәм перчаткаларда килергә һәм чарага теркәлүләре расланган булырга тиеш – бу керү вакытында администратор тарафыннан контрольдә тотылачак. Икенчел чималны тапшыру мәйданчыгына бер теркәлү буенча бер генә кеше эләгә ала, кешеләр саны санитар-эпидемиологик таләпләр белән чикләнгән. Шулай ук катнашучыларга дистанцияне үтәргә кирәк булачак, акция башланыр алдыннан аларга тән температурасын үлчәргә киңәш ителә.
Катнашуга сылтама буенча теркәлергә була. Акция 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.