Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2022, 15:30

«Зооцентр»дан 13 йорт хайваны «Лапа дружбы» акциясе ярдәмендә йортлы булды

Казан халкы приютлардагы этләр өчен 65 кг азык һәм 8 мең сум акча җыйган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июнь). Бүген Горки-Әмәт урманында узган «Лапа дружбы» хәйрия акциясендә казанлылар «Зооцентр» приюты карамагындагы 13 этне өйләренә алып китте. Бу якшәмбе көнне дүрт аяклылар белән дуслашырга 500 гә якын кеше килде.

Акциядә барлыгы ике айдан өч яшькә кадәрге 20 эт тәкъдим ителде. Тиешле яшькә җиткәннәре инде стерилизацияләнгән.

«Лапа дружба»да шулай ук приютлар өчен азык һәм акча кабул иттеләр. Шулай итеп, волонтерларга «Зооцентр» өчен 65 кг азык һәм Kazan Shelters зооприюты өчен 8 мең сум азык җыя алдылар. Моннан тыш, этләр өчен тәм-томнар сатыла торган ярминкәдә җыелган акчалар Kazan Shelters күчереләчәк.

Горки-Әмәт урманындагы бәйрәмгә кешеләр үзләренең хайваннары белән бергә килгән иде. Этләрне урамда йөртү мәйданчыгында аларның дүрт аяклы дуслар белән уйнау мөмкинлеге булды. Акциядә белем бирү өлеше өчен дә вакыт табылды – эт яратучыларга хайваннарны ничек карарга һәм аларга ничек гаиләгә җайлашырга ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Чараның иң кызыклы өлеше булып Люцифер кушаматлы бордер-коллиның күрсәтмә чыгышы булды.

«Лапа дружбы» акциясе Казан өчен традициягә әверелде. 38 эт узган ел дәвамында шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелгән хәйрия акцияләрендә яңа хуҗаларын тапкан. Казан Мэры Илсур Метшин акцияләренең берсендә ике айлык көчек алды, аны Аяврик дип атадылар. Казанда узган ел шәһәр халкы ярдәме белән «Зооцентр» приютыннан 406 эт йортлы булган

Фоторепортаж
«Лапа дружбы» хәйрия акциясендә «Зооцентр»да яшәүче этләрне тәкъдим иттеләр
Видеорепортаж
05.06.2022 12:55
Горки-Әмәт урманында зооүзәктәге этләрне тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар

«Зооцентр»дан 13 йорт хайваны «Лапа дружбы» акциясе ярдәмендә йортлы булды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июнь). Бүген Горки-Әмәт урманында узган «Лапа дружбы» хәйрия акциясендә казанлылар «Зооцентр» приюты карамагындагы 13 этне өйләренә алып китте. Бу якшәмбе көнне дүрт аяклылар белән дуслашырга 500 гә якын кеше килде.

Акциядә барлыгы ике айдан өч яшькә кадәрге 20 эт тәкъдим ителде. Тиешле яшькә җиткәннәре инде стерилизацияләнгән.

«Лапа дружба»да шулай ук приютлар өчен азык һәм акча кабул иттеләр. Шулай итеп, волонтерларга «Зооцентр» өчен 65 кг азык һәм Kazan Shelters зооприюты өчен 8 мең сум азык җыя алдылар. Моннан тыш, этләр өчен тәм-томнар сатыла торган ярминкәдә җыелган акчалар Kazan Shelters күчереләчәк.

Горки-Әмәт урманындагы бәйрәмгә кешеләр үзләренең хайваннары белән бергә килгән иде. Этләрне урамда йөртү мәйданчыгында аларның дүрт аяклы дуслар белән уйнау мөмкинлеге булды. Акциядә белем бирү өлеше өчен дә вакыт табылды – эт яратучыларга хайваннарны ничек карарга һәм аларга ничек гаиләгә җайлашырга ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Чараның иң кызыклы өлеше булып Люцифер кушаматлы бордер-коллиның күрсәтмә чыгышы булды.

«Лапа дружбы» акциясе Казан өчен традициягә әверелде. 38 эт узган ел дәвамында шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелгән хәйрия акцияләрендә яңа хуҗаларын тапкан. Казан Мэры Илсур Метшин акцияләренең берсендә ике айлык көчек алды, аны Аяврик дип атадылар. Казанда узган ел шәһәр халкы ярдәме белән «Зооцентр» приютыннан 406 эт йортлы булган.