Бу планлы ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). 13-нче ноябрьдә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларда вакытка электр уты сүндереләчәк.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Петербург ур., 12, 14, 61, 65, 67.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр электр утын Идел буе районының Восточный һәм Салмачы бистәләренең түбәндәге урамнарында урнашкан йортларда сүндерәчәкләр: 2 нче Землемерная, Мифтахетдин Акмулла, Акташ, Веселая, Вязовая, Дәрдемәнд, Николай Заболоцкий, Землемерная, Генерал Кобяков, Лирическая, Лиственная, Мизгел, Мәңгелек, Надежда, Овражная, Раушан, Ромашкалар, Сабантуй, Серебряная, Снежная, Вероника Тугинова, Уртак, Мирхәйдәр Фәйзи, Цветной тыкрыгы, Центральная, Фәйзрахман Юнысов, Якын, Яркая.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.