Консультацияләр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). 13-нче ноябрьдә Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча кайнар линия эшли башлаячак.
Шәһәрлеләрнең сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итә торган оешмалар бердәмлеге вәкилләре җавап бирәчәк.
Шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (843) 236-00-71 номеры буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты.