В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 13-нче ноябрьдә Казанның Киров районындагы кайбер йортларда вакытлыча суны туктатып торачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
9.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Горький шоссесы, 2, 24 (3-нче номерлы гимназия ), 26, 26/1, 28, 30, 46, 11-дән 53-кә кадәр так номерлы йортларда, Окольная урамы, 1, 3, 5, 9 (137-нче номерлы мәктәп), 16, шулай ук түбәндәге урамнардагы йортларда: Октябрьгә 40 ел, Глазово, Маршрут, Можайский, Самара, Телеүзәк.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыкны алдан ук су запаслары алып куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.