В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә Татарстанда барлыгы 30 зарарлы кеше ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 13 кеше Казанда яши, 8 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Аксубай һәм Чистай районнарында, 2 кеше – Түбән Кама районында һәм бер кеше – Яшел Үзән районында.
3-нче июньгә Татарстанда 21 мең 573 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 18 мең 632 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 30 кеше – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 378 мең 48 кеше вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш – 6178), шуларның икенче дозасын 270 мең 193 кеше алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8933 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 5 млн 99 мең 182 кеше авырган, 4 млн 711 мең 982 кеше сәламәтләнгән, 122 мең 660 кеше үлгән.