Тәүлек эчендә республикада коронавирустан 23 кеше дәваланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Татарстанда 33 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 20-се өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 13 кеше Казанда яши, 9 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Балык Бистәсе районында, 2 кеше – Бөгелмә һәм Сарман районнарында, берәр кеше – Алексеевск, Спас һәм Тукай районнарында.
7-нче майга Татарстанда 20 мең 703 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 693 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 23 кеше узган тәүлектә.
Республикада коронавирустан 267 мең 855 кеше прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 4100 кеше), шуларның 185 мең 987-се икенче доза вакцина алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 8386 яңа коронавирус авыруы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 863 мең 514 кеше авырган, 4 млн 480 мең 360 кеше сәламәтләнгән, 112 мең 622 кеше үлгән.