В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласы җыелма командасы хисабында - 5-әр алтын һәм бронза, шулай ук 3 көмеш медаль.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Уфада узган Халыкара балалар уеннарында Казанның яшь спортчылары 13 медаль яулады.
Исегезгә төшерәбез, Казан җыелма командасы ярышларда беренче тапкыр катнашты. Уеннарда Татарстан башкаласы командасын 17 спортчы һәм 7 тренер тәкъдим итте. Балалар дзюдо, йөзү, тауга менү, җиңел атлетика һәм фехтование ярышларында көч сынашты.
Ярышларның өч көнендә яшь Казан спортчылары 5 алтын һәм 5 бронза, шулай ук 3 көмеш медаль яуладылар. Уеннарда катнашучы шәһәрләр арасында Казан Бангкок, Уфа һәм өч Кытай шәһәреннән соң 6-нчы урынны алды, дип хәбәр иттеләр Физкультура һәм спорт комитетында.
Халыкара спорт ярышлары төрле шәһәрләрдәге балалар арасында Халыкара олимпия комитеты эгидасы астында уздырыла. Ярышлар Уфада 9-нчы июльдән 14-нче июльгә кадәр барды. Уеннарда 12-15 яшь аралыгында 1,5 меңнән артык бала, шулай ук 4 меңләп кунак һәм спортчыларны озата килүче гаилә катнашты. Катнашучылар спортның тугыз төре буенча көч сынашты.