В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Татарстанда Ураза гаете көнендә, 13-нче майда, республиканың барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы укылачак.
Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә. Мөселманнарның бәйрәм вәгазьләрен, кагыйдә буларак, гает намазына ярты сәгать кала укыйлар. Республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге 6.00 сәгатьтә башланып китәчәк.
Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете Галиев мәчетендә (Тукай ур., 40) узачак. Сәгать 5.30-да биредә хафизлар Коръән аятьләрен яңыгаратачак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан сәгать 6.30-да мөселманнар гает намазын кылачак.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бәйрәм чараларының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак, шул ук көнне сюжет кабат күрсәтеләчәк. Интернет-трансляция ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында, «Хузур ТВ» YouTube-каналында һәм «Хузур ТВ» телеканалында алып барылачак.
29-нчы апрель көнне Казанның «Апанай» мәчетендә (Каюм Насыйри ур., 29) «Кадер кичен эзлик» дигән шәһәр бәйрәме узачак. Бәйрәм программасында нәшидләр башкару, өлкәннәр өчен «Рамазан» викторинасы, балалар арасында «Әл-Кадр» сүрәсен кагыйдәләргә туры китереп, дөрес итеп уку бәйгесе, балалар өчен уеннар һәм эстафета көтелә Бәйрәм 12:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 13 апрельдә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды, мөселманнар тәүлекнең якты вакытында ураза тота. 11-нче май көнне «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә IX Республика ифтары узачак. Бу көнне Татарстан мөселманнары күмәк ифтар ашы мәҗлесенә җыелачаклар. Ураза бәйрәме ураза тәмамлангач булачак.