Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.07.2021, 12:07

13 Казан рестораны һәм кафесы төнлә эшли алачак

Бер атна эчендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре республиканың 366 оешмасын ковидка каршы чаралар үтәлешенә тикшерде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең РТ буенча идарәсе 13 Казан кафесы һәм рестораны өчен эш вакыты буенча чикләүләрне алды. Хәзер алар килүчеләргә төнлә дә хезмәт күрсәтә алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Узган атнада ведомстводан рөхсәтне Казанның ике җәмәгать туклану йорты гына алган. Бүгенге көндә вакыт буенча чикләүләрсез эшләү өчен Татарстанның 37 рестораны һәм кафесы гариза биргән. «Шуларның 2-е буенча уңай карарлар кабул ителде, 16 гариза кире кагылды. Вакыт буенча чикләүләрсез Казаннан 13, Яшел Үзәннән 5 һәм Биектау, Азнакай һәм Зәйдән бер җәмәгать туклануы йорты эшли ала», – дип хәбәр итте Л.Авдонина.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте республика биналарын ковидка каршы чаралар үтәлешенә тикшерүне дәвам итә. Бер атна эчендә ведомство белгечләре 366 объектны тикшергән. Аларның 50-сендә хокук бозулар табылган. 353 мең сумлык 49 беркетмә төзелгән.

«Кызганычка каршы, хокук бозулар саны кимеми. Июнь аенда 1572 объект тикшерелде, 1 млн 300 мең сумлык 209 беркетмә төзелде», – дип йомгаклады спикер.

Искәртеп узабыз, 28-нче майдан Татарстан биналары төн уртасыннан соң эшли ала, әгәр барлык хезмәткәрләр дә коронавируска каршы тулы вакцинация курсын узган булса. Моның өчен алар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә хезмәткәрләрнең штат расписаниесен, вакцинация сертификатларын һәм каршы күрсәтмәләре булган затларның медицина белешмәләрен тапшырырга тиеш. Барлык документлар да прививка ясатканнарның федераль регистрында һәм белешмәләр алынган медицина оешмаларында тикшерелә. Гаризалар өч эш көне дәвамында карала. Нәтиҗәләр буенча я эшкә рөхсәт, я нигезле кире кагу бирелә.

Барлык яңалыклар