В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыелган акчалар «Тормыш линиясе» фонды карамагындагыларны дәвалауга юнәлдереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казанның Кремль яр буенда 13-нче июльдә Life Fest Bio кысаларында макулатура җыю буенча «Кәгазь диңгезе» дип аталган хәйрия чарасы узачак. Җыелган акчалар «Тормыш линиясе» фонды карамагындагыларны дәвалауга юнәлдереләчәк.
Катнашучылар бергә арт-инсталляция төзиячәк – кәгазьне икенчел эшкәртү продуктларыннан кораблик төзеп, аны ак битләр, картон, иске газета һәм журналлар белән әйләндереп алачаклар. Шулай итеп, акциядә катнашып, шәһәр халкы начар чирле балаларга ярдәм итә, агачларны кисүдән саклап кала, үз балаларында табигатькә сак караш тәрбияли һәм кирәкмәгән кәгазьдән арына алачак.
«Кәгазь диңгезе» проекты 12.00 сәгатьтә башлана һәм 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Тормыш линиясе» хәйрия фонды матбугат хезмәте.