В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләрен башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). 13-нче һәм 14-нче апрель көннәрендә Казанның Вахитов һәм Мәскәү районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча ут бетеп торачак.
13-нче апрельдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында Восстание ур., 81, 81а, 83, Усманов ур., 30, 32, 32а адреслары буенча ут булмаячак.
14-нче апрельдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының Әхтәмов ур., 16, 26, 26а, 28, 30, 32, 32а, Сул як Болак ур., 42, Мәрҗани ур., 42, Сара Садыйкова ур., 22, Сафьян ур/, 5а, 6, 7, 8, Университет ур., 20 адреслары буенча урнашкан йортларда утны сүндереп торачаклар.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.