В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр кадрлар хезмәте һәм предприятиеләр вәкилләре белән очраша алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). 13 декабрьдә Казанда вакансияләр ярминкәсе узачак, анда шәһәрлеләр кадрлар хезмәте һәм ярминкәдә катнашучы предприятиеләр вәкилләре белән очраша, вакансияләр турында мәгълүмат белән таныша һәм белгечләр белән киңәшләшә алачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе IT-парк территориясендә (Петербург ур., 52) 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.