В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 13-нче августта Казанның Киров районында урнашкан кайбер йортларда вакытлыча су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
13-нче август 9.00 сәгатьтән 14-нче август 6.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Алафузов ур., 9/71, Базар ур., 7а, Краснококшайск ур., 71/9, 75а, 84, 86/12, Берьяклы Гривка, 20, Аркылы Базар ур., 12/86.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан үзләрен алдан ук су запаслары белән тәэмин итүләрен сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.