В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне Сукырлар спортының триатлон буенча Россия чемпионаты һәм 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында бөтенроссия ярышлары узачак.
Фото: Денис Гордийко
6:30 дан 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте өчен түбәндәге юл участоклары ябылачак:
Вишневский урамы, Достоевский урамы белән кисешкән урыннан башлап Миллениум күперенә таба юнәлештә;
Миллениум күпере, Вишневский урамыннан Фатыйх Әмирхан урамына таба юнәлештә;
Фатыйх Әмирхан урамы, Миллениум күпереннән Фатыйх Әмирхан урамы, 1 г адресына кадәр;
Вишневский урамыннан Подлужная урамына төшү юлы, Подлужная урамыннан Миллениум күперенә чыгу.
Фатыйх Әмирхан урамыннан Вишневский урамына таба юнәлештә Миллениум күпере буенча хәрәкәт гадәти режимда башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, мондый ярышларны Казан беренче тапкыр кабул итәчәк. Аларда Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар катнашыр дип планлаштырыла. Турнирның хөрмәтле кунагы Сукырлар спорты федерациясе президенты Ольга Абрамова булачак.