В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкны көчле җил булачагы турында кисәтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 13-нче августта Казанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 4-6 градус, көндез 15-17 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән, көчәйгәндә тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 3-тән 8 градуска кадәр, көндез 12-дән 17 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.