Шәһәр районнарында 16 мәйданчык эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Иртәгә, 13-нче апрельдә, Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык районнарында 16 мәйданчык эшләячәк.
«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр «Радужный» сәүдә үзәгендә (Осиново, Садовая ур., 9) республика фермерлары продукциясен сатып ала алачаклар.
Ярминкәләр 27-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның Кулланучылар базары комитетында.