Акциядә катнашучылар өчен һәр атна саен рус теле буенча әзерлек курслары уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). 13 апрельдә һәр ел саен үткәрелә торган "Тоталь диктант" белем бирү акциясе узачак, анда теләге булган һәркем үзенең белем дәрәҗәсен тикшерә алачак. Акциягә әзерләнергә теләгән һәркем өчен Казанда атна саен үткәрелә торган "Русский по пятницам" курслары старт алды.
Әзерлек курслары КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Татарстан ур., 2, аудитория 105. Дәресләргә керү өчен сайтта теркәлү узарга кирәк. Дәресләр 18.00 сәгатьтә башлана, курслар 13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Акция турында мәгълүматны "Тоталь диктантның" рәсми сайтында яки социаль челтәрләрдә күзәтеп була.
Исегезгә төшерәбез, узган ел "Тоталь диктант" дөньяның 68 иленнән 800-дән артык шәһәрдә узды, акциядә 250 меңнән артык кеше катнашты. Казанда диктант 22 мәйданчыкта узды.