Медицина препараты 6 ае тулган балаларга һәм йөкле хатын-кызларга да рөхсәт ителә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Дүрт валентлы инактивлаштырылган «Ультрикс Квадри» вакцинасы 6 ае тулган балаларны һәм йөкле хатын-кызларны III триместрда вакцинацияләү өчен туры килә.
Күптән түгел Казан сырхауханәләренә «Совигрипп» препаратының 65 мең дозасы кайтты, ул өлкән халыкны вакцинацияләү өчен кулланыла.
ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә вакцинация грипптан һәм аның өзлегүләреннән саклауның иң нәтиҗәле ысулы булып кала, дип искәртәләр. Хәзер прививкалар ясау өчен иң уңай вакыт –иммунитет авырулар санының күтәрелүенә кадәр формалашырга өлгерәчәк.
Шәһәр халкы яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә һәм «Южный» сәүдә үзәгендә вакцинация мобиль пунктында прививка ясата ала. Шул ук вакытта гриппка каршы прививкаларны COVID-19 прививкасы белән бер үк вакытта ясатырга була.