В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финал 29 нчы апрельдә Бадминтон үзәгендә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). 29 нчы апрельдә Бадминтон үзәге кортында Казан Мэры кубогына бадминтон турниры финалы узачак.
Турнирның йомгаклау өлешендә кубок өчен ике яшь категориясендә спортчылар көрәшәчәк: 5-8 нче сыйныф һәм 9-11 нче сыйныф укучылары. Ярышларда 8 команда составында 128 уенчы катнашачак.
Финал очрашулары 12.00 сәгатьтә башлана, ә бүләкләү тантанасы 16:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында. Турнирда җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, турнир 2015 елдан Казан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары спартакиадасы кысаларында үткәрелә. Катнашучылар мәктәп, район һәм финал шәһәр этапларын узалар.