Татарстанда йөз балл җыючылар саны 2020 ел белән чагыштырганда 17 тапкырга арткан.
Фото: Денис Гордийко
Быел БДИның төп чоры 31-нче майдан 2-нче июльгә кадәр уздырылды, имтиханнарны 16 мең 830-дан артык укучы тапшырды. Дәүләт чыгарылыш имтиханының төп чоры 25-нче майдан 2-нче июльгә кадәр үткәрелде. Дәүләт йомгаклау аттестациясе -11-нең өстәмә чоры 12-нче июльдән 17-нче июльгә кадәр уздырыла.
11-нче сыйныфта рус теле һәм математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханының уртача балы 3,8 балл тәшкил итте. Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны кимү тенденциясе күзәтелә. «Бу, беренче чиратта, 11-нче сыйныфны тәмамлаучылар саны кимү белән бәйле, шулай ук 2021 елда Дәүләт йомгаклау аттестациясенең уздырылу үзенчәлеге белән бәйле – югары уку йортларына кермәүче чыгарылыш сыйныф укучылары, аттестат алу өчен, рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханын тапшыра ала алды», – дип билгеләде ул.
Республикада профильле дәрәҗәдәге математика, химия, биология, физика, җәмгыять белеме, немец теле буенча БДИда катнашучылар саны да кимеде. Шул ук вакытта информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ тапшыручылар саны 326 кешегә, әдәбият буенча 15-кә арткан.
Республикада уку фәннәре буенча БДИ-2021-нең уртача баллы элеккечә үк Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак, дип ассызыклады Илсур Һадиуллин. Ул кайбер фәннәр буенча 2020 ел белән чагыштырганда үсеш алды: рус теле 0,06 баллга, профильле математика 1,99 баллга , химия 3,55 баллга, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр 3 баллга. Әмма физика буенча уртача балл – 0,64, тарих буенча – 2,52, җәмгыять белеме буенча – 1,79, әдәбият буенча 2,8, алман теле буенча 1,99 баллга кимегән. «Уку предметлары буенча минималь бусаганы үтмәгән БДИ катнашучылары саны да күп. Аерым алганда, химия, биология, җәмгыять белеме фәннәре буенча. Канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәне яңадан тапшырырга яки сайлау предметлары буенча югары дәрәҗәне 2022 елда гына яхшыртырга мөмкин», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры.
Рус теле буенча БДИның канәгатьләнерлек нәтиҗәсен алган 12 кешенең 4-се – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары, алар рус телен мәҗбүри предмет буларак тапшыруга кертелде.
Илсур Һадиуллин искә төшергәнчә, 2021 елда урта гомуми белем турында аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары бер мәҗбүри предметны – БДИ форматында рус телен яки ике предметны (рус теле һәм математиканы) дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында тапшырырга тиеш булган. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик бер генә имтихан – рус теленнән тапшыра алды.
2019 һәм 2020 еллар белән чагыштырганда, рус теле, химия, география, математика, биология, француз һәм кытай телләре, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча югары балл җыючылар саны һәм өлеше арткан. Шул ук вакытта әдәбият, физика, алман теле буенча югары балл җыючылар саны һәм өлеше кими.
Йөз балл җыючылар турында сөйләгәндә, спикер, 2020 ел белән чагыштырганда аларның саны 17-гә арткан, дип хәбәр итте. Бүген Татарстанда 256 йөз баллы нәтиҗә (БДИда катнашучы 245 кеше), шуларның 236-сы – агымдагы уку елын тәмамлаучылар.
Агымдагы елның 11 чыгарылыш сыйныф укучысы ике фән буенча 200 балл җыйды, 2020 елда алар 17 иде. Аерым алганда, Казанның Киров районындагы 70-нче номерлы мәктәбен, Казанның Мәскәү районының 102-нче номерлы гимназиясен, Идел буе районының 35-нче номерлы лицеен, Вахитов районының 131-нче номерлы лицеен, Мәскәү районының 2-нче номерлы лицеен, КФУның IT-лицеен, Казан суворов училищесын тәмамлаучылар ике йөз балл җыйган. Укучылар рус теле, профильле дәрәҗәдәге математика, химия, биология, информатика, җәмгыять белеме, тарих фәннәреннән 200 балл җыйган.
2021 елда 2455 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале һәм уку алдынгысы аттестатлары алды, бу 2020 елга караганда 19-га күбрәк. Шул ук, вакытта 2020 ел белән чагыштырганда, «Укудадагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләүгә дәгъва кылучы чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан. Узган елда андыйлар – 2436, 2021 елда – 2529 кеше булган. Быел 2455 катнашучы үз белемнәрен раслаган, ә 74 медаль алучы тиешле күләмдә балл җыя алмаган.
Төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә килгәндә, имтихан ике мәҗбүри предмет: рус теле һәм математика буенча гына үткәрелгән, шуның нигезендә төп гомуми белем алу турында аттестат бирелгән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, төп гомуми белем бирү программаларын үзләштергән инвалид балалар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе-9 аларның теләге буенча бары тик бер мәҗбүри фән буенча гына уздырылды. Шулай итеп, быел 2021 елда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар үзләре сайлаган фәннәр буенча имтихан тапшырмаган.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе-9-ны Татарстанда белем алучы 36 мең 60 укучы тапшырды, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 815 бала.
Төп дәүләт имтиханын 35 мең 715 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган.
«2021 елда төп дәүләт имтиханының нәтиҗәләре 2019 елның республика күрсәткечләреннән түбәнрәк булды. Рус теле һәм математикадан уртача бәя, 2019 ел белән чагыштырганда 0,17 һәм 0,38-гә кимеде», – дип хәбәр итте Илсур Һадиуллин. Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп этабы нәтиҗәләре буенча, мәҗбүри предметларның берсе буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган 9 3082 чыгарылыш сыйныф укучысы бу фән буенча резерв срокларда, ягъни 8-нче июньнән 2-нче июльгә кадәр кабат аттестацияләрдә катнашты. 2021 елның 3-нче сентябреннән 17-нче сентябренә кадәр узган өстәмә чорда ике мәҗбүри фән буенча яки кабат бер фәннән дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган 1025 9-нчы сыйныф укучысы кабат дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән һәм, димәк, төп гомуми белем турында аттестатсыз кала.
Быел Төп дәүләт имтиханы һәм БДИның төп чорында Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең 9 тупас хокук бозуы ачыкланган. БДИда катнашкан 3 кеше чыгарылган, аларның икесе – телефоннан, берсе – шпаргалкадан файдаланган өчен. Нәтиҗәләр гамәлдән чыгарылган, административ эшләр кузгатылган.
Шулай ук ике медицина хезмәткәре һәм ике оештыручы кәрәзле телефоннардан файдаланган өчен, шулай ук аудиториядә бер оештыручы һәм контроль үлчәү материалларын чыгарган өчен бер техник белгеч чыгарылган. Чагыштыру өчен, 2020 елда шулай ук 9 хокук бозу очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте министр.
Тулаем алганда, 2021 елда БДИ үткәрү өчен төп срокларда, 31-нче майдан 25-нче июльгә кадәр, 83 БДИ үткәрү пункты эшләде, алар арасында 1404 аудитория – «Смотри ЕГЭ» порталында онлайн-видеокүзәтү белән; 25 пункт – өйдә офлайн-видеокүзәтү белән эшләгән. Пунктларда БДИ үткәрүгә 6831 педагог, шулай ук медицина хезмәткәрләре җәлеп ителгән.