Татарстанда барлыгы СОVID-19 йоктыруның 217 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы ноябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 217 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кертелгән, калганнары элемтә аша. 60 кеше хастаханәгә озатылган, 157-се өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 121 Казан кешесе, Чаллыдан – 26 кеше, 7 кеше – Алабуга һәм Түбән Кама районнарыннан, 5 кеше – Кукмара районыннан, Дүртәр кеше – Биектау һәм Лениногорск районнарыннан, Өчәр кеше – Әлмәт, Буа, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Саба районнарыннан, Икешәр кеше – Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Мөслим, Питрәч, Теләче районнарыннан, берәр кеше – Алексеевск, Балтач, Кайбыч, Мамадыш, Чирмешән, Ютазы районнарыннан.
6-нчы ноябрьгә Татарстанда 31 мең 937 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 869 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 49 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 676 мең 358 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 1 млн 102 мең 323 кеше икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 41 мең 335 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 755 мең 930 кеше авырган, 7 млн 535 мең 172 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, ковидтан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.