Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2022, 17:41

Эпидемия сезоны башыннан бирле талпан тешләү аркасында 1209 казанлы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән

Татарстанда талпанга каршы 1803 га мәйдан эшкәртелгән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июль). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпаннар тешләү аркасында 6287 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1209 ы – Казанда яшәүчеләр. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда яртыга күбрәк һәм уртача еллык күрсәткечтән 26,2% ка кимрәк.

Талпан энцефалиты буенча эндемик вируслы 30 административ территориядә талпаннар тешләү очракларының 92,8% ы күзәтелгән.

Эпидемия сезоны башыннан бирле кешеләрдән алынган 1439 талпан тикшерелгән: иксодлы талпан боррелиозы кузгатучы 414 ендә бүленгән (гомуми санның 28,8% ы), талпан вируслы энцефалитын кузгатучы табылмаган.

Татарстанда талпанга каршы 1803 га мәйдан эшкәртелгән, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары территорияләре – 605,9 га, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Быел талпан энцефалитыннан республиканың 3350 кешесе, шул исәптән 449 бала прививка ясаткан.

Барлык яңалыклар