В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышта Казанның 104 спортчысы катнашкан
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда РСФСРның атказанган тренеры Юрий Михайлович Красильников истәлегенә Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Шәһәрдә инде 26 нчы тапкыр уздырыла торган турнир бу елны катнашучылар саны буенча кабат рекорд куйган. Әлеге вакыйгада 1200 җиңел атлетика остасы 75 комплект медаль өчен көч сынашкан. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
Татарстан башкаласына спортчылар илнең 43 төбәгеннән җыелган. Ярышта Казаннан 104 спортчы катнашкан. Ярышлар программасына өч яшь категориясе буенча 13 дисциплина кертелгән.
Чара Үзәк стадионда оештырылган. Ярышлар уздырылган өч көн эчендә Казанның җиңел атлетика мәктәбендә шөгыльләнүчеләр югары әзерлек дәрәҗәсен һәм тотрыклы спорт үсешен күрсәтеп, 29 медаль яулаган.