Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2023, 15:26

1200 кеше Казанның «Зенит» һөҗүмчесе Максим Михайлов белән зарядкага чыгачак

«Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе Горький паркында 13 нче майда узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). 13 нче майда Казанның Горький исемендәге паркында «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе узачак. Массакүләм зарядкада 1200 кеше, шулай ук Казанның «Зенит» командасы һәм Россия җыелма командасы һөҗүмчесе, Лондонда ХХХ Олимпиада уеннары чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы, ил чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Максим Михайлов катнашачак.

Зарядка 10:00 сәгатьтә «Хезмәт резервлары» спорт комплексы янындагы яшел мәйданчыкта башлана. Теләге булганнар шулай ук мастер-классларда, тренингларда, ярышларда катнаша һәм ГТО нормаларын тапшыра алачак. Моннан тыш, мускулларның көчен, тән авырлыгын, кандагы шикәр күләмен һәм организмның башка күрсәткечләрен белү мөмкинлеге булачак.

Акцияне Казан дәүләт медицина университеты «ТР медиклары – волонтерлар» хәрәкәте һәм «Мәгълүмати гигиена» фәнни-белем бирү проекты командасы белән берлектә оештыра. Чара югары уку йортының 209 еллыгына багышлана, дип хәбәр итә КДМУ матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар